«ТЕХНОПАРК 16» идарәче компаниясе Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзасы булды
Хезмәттәшлек һәм бизнесны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр
23 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында 24 оешмага һәм шәхси эшмәкәргә әгъзалык билетлары тапшырылды.
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе киңәшчесе Илшат Фәйзуллин Палатаның яңа әгъзаларын котлады һәм аларга уңышлы үсеш, нәтиҗәле хезмәттәшлек теләде. Эшмәкәрләр белән эшләү буенча оештыру бүлеге башлыгы Илшат Заһиров ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының эшчәнлек юнәлешләре, хезмәтләре һәм проектлары турында сөйләде.
Эшлекле программада шулай ук «Иннополис махсус икътисади зонасы» АҖ генераль директорының индустриаль проектларны үстерү буенча урынбасары Денис Иманов һәм ПСБ Банкының Казан филиалы вәкиле чыгыш ясады.
Яңа әгъзалар үз эшчәнлекләрен, продукцияләрен һәм хезмәтләрен тәкъдим итте, шулай ук хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының яңа әгъзалары:
- «ХАН-СТРОЙ» ҖЧҖ
- «РБК-ПЛЮС» ҖЧҖ
- «АМС-МЕДИКАЛ» ҖЧҖ
- «АРСЕНАЛ ГИДРО» ҖЧҖ
- «ЗИМЕНС ЯКАГАВА» ҖЧҖ
- «ИДИЛЛИЯ АРТ» автоном коммерциячел булмаган оешмасы
- «ИНТЕХНИКА» ҖЧҖ
- Шәхси эшмәкәр Культин Олег Валерьевич
- Шәхси эшмәкәр Нигматуллин Азат Альфретович
- «ПРОИЗВОДСТВЕННАЯ МЕХАНИЗИРОВАННАЯ КОЛОННА № 8» АҖ
- «РЫБНЫЙ МАГНАТ» ҖЧҖ
- Шәхси эшмәкәр Степанов Алексей Александрович
- «УПРАВЛЯЮЩАЯ КОМПАНИЯ ТЕХНОПАРК 16» ҖЧҖ
- Шәхси эшмәкәр Фаткуллина Диляра Фаридовна
- Шәхси эшмәкәр Хабибуллина Лилия Мунировна
- «БИЗНЕС ИНТЕЛЛЕКТ» ҖЧҖ
- «СТРОЙМАКС» ҖЧҖ
- «АВТ24» ҖЧҖ
- «МАЛАИ» ҖЧҖ
- «АЙТИ ЗНАЙКА» ҖЧҖ
- «ИНДУСТРИАЛ ПЕЙ» ҖЧҖ
- «РОКЕТ» ҖЧҖ
- «ТАТХИМПЛАСТ» ҖЧҖ
- Шәхси эшмәкәр Гилязов Рустем Рауфович
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы яңа әгъзаларын котлый һәм Палата эшчәнлегендә актив катнашырга чакыра. Әгъзалык бизнесны үстерү, уртак башлангычларны гамәлгә ашыру һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен өстәмә мөмкинлекләр ача.